Үз вакытында “Калининский” совхозында үткен сүзле чая бригадир дип әйтәләр иде. Мәшәкатьле һәм катлаулы бригадир һәм управляющий вазифаларын ул илле елдан артык нәфис җилкәләрендә нык тотып алып барды.
Хезмәт ветеранын тормышындагы шундый мөһим вакыйга белән Биектау муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Мөхлисов, Биектау авыл җирлеге башлыгы Геннадий Беспалов котлады. Авыл хуҗалыгы тармагында бөтен көчен биреп эшләгәне өчен рәхмәт белдерделәр, юбилее белән котлап, сәламәтлек, озын гомер, тыныч картлык теләделәр.