Кайбыч районы Мәлки авылында Маланьевлар гаиләсендә алтынчы ир бала дөньяга аваз салды...

2015 елның 11 августы, сишәмбе

 Бүгенге көндә күп бала тәрбияләп үстерүне бик авыр дип уйлап, бер яки ике бала белән чикләнүче гаиләләр шактый. Ә менә  Кайбыч районы Мәлки авылында яшәүче Надежда һәм Михаил Маланьевлар гаиләсендә алтынчы бала дөньяга килгән.

Гаиләнең бәхетле мизгелләре белән ЗАГС бүлеге җитәкчесе Рафия Гайнуллина котлады, баланың туу турында таныклыгын һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды.

“Ак калфак“ Бөтендөнья татар хатын-кызлары ижтимагый оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Луиза Сөнгатуллина да Маланьевларның шатлыгын уртаклашты һәм алга таба да күркәм гаилә булып яшәүләрен, бергәләп кабызган гаилә учагының сүнмәвен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International