Су юлы күрсәтү

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

Яшь киленгә су юлы күрсәтү- авыллларда хәзер дә сакланган, бик борынгыдан килгән  туй йоласы. Тулаем алганда туй йолалары бер-берсен тулыландырып матурлап торалар. Илдар Таһирович һәм Алсу Нурисламовна Сибагатуллиннар гаиләсендә татар халык йолаларына зур әһәмият бирелә, гореф-гадәтлар  саклана, үтәлә һәм буыннан-буынга җиткерелә. Башкортостан якларында туып үскән яшь  киленнәре Альбинаны да алар бар туй йолалырына туры китереп каршы алып, яшь киленгә су юлы күрсәтү белән дәвам иттеләр. Яшь килен ире Илнарның авылдашлыры каршында чиләкләрен тулы, мөлдерәмә итеп, түкмичә, үзләренә тигез, матур тормыш тели-тели алып кайтты.

Бәхет телик яшь парларга!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International