Апаста беренче паспортны хәзер шулай бирәләр

2015 елның 13 августы, пәнҗешәмбе

2 ел элек, 2013 елның август аенда район үзәге һәм авылларда 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләренә район башкарма комитетына чакыру килеп төшкәч күпләр аптырап, кайберәүләр хәтта шүрләп тә калгандыр, мөгаен... бактың исә, аларны шулай зурлап беренче паспорт бирү тантанасына чакыралар икән-гомергә истә калырлык вакыйга бит бу!

Шуннан традициягә кереп калды-һәр айның соңгы чәршәмбесендә зур утырышлар залы 14 яше тулган яшүсмерләр, аларның әти-әниләре, дуслары-туганнары карамагына бирелә хәзер.

2015 елның 11 августында  бу залда 14 яше тулган чираттагы 15 яшүсмергә беренче паспорт тапшырылды. Район паспорт-виза хезмәте җитәкчесе Айрат Сафиуллин, район мәдәният бүлеге җитәкчесе, районда кеше хокукларын яклау вәкаләтле вәкиле Луиза Сафина аларга бу төп, беренче документ белән бергә ЗАГС бүлеге һәм яшьләр эше, спорт бүлеге әзерләгән бүләкләр дә өләштеләр. Тантанага балалары белән бергә чакыру алган әти-әниләр, дәү әти-әниләр тормыш юлына аяк басучы ул-кызлары, оныкларына чәчәкләр һәм истәлекле гаилә бүләкләре бирде.

Айрат Сафиуллин сүзләренчә, шундый онытылмас, тантаналы шартларда узган елда районның 235, быел 102 яшүсмергә тәүге паспорт тапшырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International