ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Әниләр көнен бәйрәм итү уңаеннан Балалар сәнгать  мәктәбенең эстетика бүлегендә “Әниләргә чәчәк бәйләме” дип аталган күргәзмә оештырылды.


25
ноябрь, 2015 ел
чәршәмбе

Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 8 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты.

Шундый темага “Гармония” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге базасында Нурлат аграр техникумы студентлары белән очрашу узды. Чарада район башкарма комитетының ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлшат Евлахина катнашты.

2015 елның 25 ноябрендә ЗАГС бүлеге хезмәткәренең никахын тантаналы теркәү булды. Төхвәтуллина Мария үзе дә эш дәверендә дистәләгән яңа өйләнешүчеләрнең никахын теркәде. Ә бу көнне иң матур котлау сүзләре аның һәм сөйгәне Анатолий адресына яңгырады. Яшь гаиләгә бәхет, тигезлек, иминлек теләделәр.

Бу юлы да район хакимиятенең зур утырышлар залы район яшүсмерләре һәм аларның әти-әниләре карамагында иде. Биредә 14 яше тулган апаслыларга паспортлар тапшырылды. Ике ел элек традициягә кергән шушы тәртиптә районның барлыгы 455 егет һәм кызы тәүге төп документын Апаска килеп, әнә шундый гомергә истә калырлык вакыйгада катнашып кулына алды.

        20 нче ноябрь көнне ГХАТ идарәсе белгечләре шәһәр һәм район укучыларына балаларга хокукый ярдәм күрсәтү турында сөйләделәр.       

20 нче ноябрь көнне Түбән Кама ГХАТ идарәсенә гадәти булмаган кунаклар килделәр. Йола тантаналары йортын 7 нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр урап алды.

Лидия Иван кызы Полянка авылында туа. Хәзер бу авыл   юк инде , аның урынында  “Менделеевсказот” заводы эшли.  Ләкин бу авылда туып-үскәннәр   Полянка  авылын һәрвакыт  күңелләрендә саклыйлар.

Районда 20 удмурт авылы бар. Удмурт халкы тырышлыгы,бердәмлеге белән көчле. Һәм алар бүгенге көнгә кадәр үзләренең борынгыдан килгән гореф-гадәтләрне яшь буынга  тапшырып киләләр.

Россия Президенты Владимр Путин исеменнән , район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән аны Урманчы  авыл жирлеге башлыгы Ильин А.Я., авылның Ветераннар Советы рәисе Чебышев Ф.А. һәм авыл хуҗалыгының сәркатибе Мугминова И.Р. тәбрикләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International