ЯҢАЛЫКЛАР


26
ноябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

     Бүген Бөек ватан сугышлында катнашугы  Гыйлаҗев Мизхәт Гыйлаҗ улы һәм сугыш тылчысы Гыйлаҗева Сәрбиямал Мөхәмәтша кызы 65 яшьлек никах юбилейларын билгешлер.

Бөтен Россия әниләр көне уңаеннан Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге 50 яки 60 ел бергә бәхетле гөмер итүче күркәм  парлар өчен бәйрәм оештырды.

20 нче ноябрь көнне ГХАТ идарәсенең төп залында игезәкләргә исем кушу йоласы узды. Нәни түбәнкамалылар Сахапов Илсур Исхак улы һәм Лиана Фаврат кызы гаиләсендә туа.

     2015 елның 26 ноябрь көнне  Яр Чаллы шәһәренең Тантана сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды. Бу көнне сертификатларны 30 Чаллы гаилә алды.

2015 нче елның 25 нче ноябрендә Сарман районы  Азалак авылында яшәп гомер итүче ЛокмановТәлгать абый белән Фәйрүзә апа алтын туйларын билгеләп үттеләр.

Россиянең һәр гаиләсе өчен кыска вакыт эчендә иң якты һәм кадерлегә әверелеп өлгергән бәйрәм- Аналар көне уңаеннан Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев 25 ноябрь көнне асрамага бала алган аналар белән очрашты.

  Ютазы районы  ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре Уруссу бистәсендә яшәүче алтын  юбиляр- Родионовлар  гаиләсен котладылар. Лидия Николаевна һәм Николай Никитовичлар 1965 елның 23 ноябрендә никахларын теркәгәннәр һәм 50 ел инде кулга-кул тотынышып матур тормыш корып яшиләр.

      Ютазы районы Уруссу бистәндә яшәүче Мария Васильевна һәм Павел Васильевич Королевлар 65 ел бергә гомер сукмагыннан атлап баралар. Аларның бу зур юбилейларын балалары, туганнары зурлап билгеләп уздылар. Юбилярларны ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә котлады.

Зәй муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә рус халкы милли традицияләре белән Балыковлар Николай һәм Лиана гаиләсенең никахы теркәлде. Билгеле булганча, һәр илнең үзенә генә хас булган үзенчәлекле гореф-гадәтләре бар, ә инде шундый милли рухтагы никахлашу тантаналары аеруча матур һәм истә калырлык була.

   Һәр елны Әниләр бәйрәме уңаеннан хатын –кызларга балалары һәм якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Әниләргә итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әниләребезне сөендереп яшәргә тиешбез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International