«Минем гаиләм - минем байлыгым» дип әйтәләр юбилярлар

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бөтен Россия әниләр көне уңаеннан Казан шәһәре Идел буе районы ГХАТ бүлеге 50 яки 60 ел бергә бәхетле гөмер итүче күркәм  парлар өчен бәйрәм оештырды.

Бәйрәмнең үзенчәлекле кунаклары Балалар йортында тәрбияләнүчеләр иҗади  чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр. Балалар кызыксынып бу күркәм гаиләләр белән таныштылар.

«Алтын» һәм «зөбәрҗәт» туйларын бәйрәм итүче гаиләләргә карап сокланмыйча мөмкин түгел. Бу бәйрәм кичәсе – гаилә альбомында онытылмас мизгел. «Әни» генә түгел инде «Дәү әни» яки «Әби» исемен дә йөртүче бу күркәм хатын-кызларга карата хөрмәт, соклану, рәхмәт сүзләре яңгырады.

Кунаклар да рәхмәтләнеп бу кичәдә бәхетле гаилә серләре белән бүлештеләр. «Әгэә дә гаиләдә тынычлык, дуслык, җылылык икән, - бу гаилә учагын саклаучы хатын-кыз казанышы. Ә гаиләдә мәхәббәт, хөрмәт, бер-береңне анлап яшәү өчен ир дә, хатын да тырышырга тиеш. Бергә гомер иткән еллар – бернәрсә белән дә чагыштырмаслык байлык!»- ди Валентина Игнатьевна һәм Юрий Николаевич Герасимовлар гаиләсе.

Бәйрәм кичәсе дулкынландыргыч һәм күнелле узды. Бәйрәм истәлеге итеп һәр гаилә фотография алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International