Тантананың төп геройлары – яңа туган ике матур исенле кызлар Николь һәм Индира. Николь Игорь белән Элина Аристовлар гаиләсендә икенче бала, ә Индира Ильфат белән Алсу Нуриевлар гаиләсенең беренчесе.
2015 елның 26-27 ноябрендә Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты каршындагы балалар мәнфәгатьләрендә Милли стратегия эш итүне гамәлгә ашыру буенча Координация советы әгъзасы, Милли дан үзәге вице-президенты Н.В.Якунина рәислегендә "Аналар изгелеге" Бөтенроссия программасының дүртенче форумы үткәрелә.
Форумның рәсми ачылуы 26 ноябрьдә ГТРК “Корстон”да үткән. Шуннан соң пленар утырышы үткән урынга форумда катнашучылар консерваториянең зур концерт залына күчкәннәр. Көн, республика матырлык аналар һәм гаилә “Нечкәбил” конкурсы барган, мәдәни-күнел ачу “Пирамида”га бару белән тәмамланган.
27 ноябрь көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 700 нче пар теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь пар Александр белән Татьянаны тормышларындагы мөһим шатлыклы вакыйга – гаилә тууы белән тәбрик итә. Бер-беренә мәхәббәтләре көннән көн артып торсын, ә бәхетләре чиксез булсын!
Әниләр көне уңаеннан узучы бу чарада Апас һәм Кама Тамагы районнары Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Айгөл Ибәтуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.
20 нче ноябрьдә Түбән Кама муниципаль районында Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне үтте. Ул ел саен Хөкүмәт комиссиясе карары “Россия Федерациясендә бушлай юридик ярдәм” (25.09.2013 № 2 протокол) Федераль законын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча “Әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны яклау өлкәсендә кайбер чараларны тормышка ашыру буенча Хөкүмәт сәясәте” Россия Президенты Указын 28.12.2012 № 1688 үтәү нигезендә уздырыла.
Аңа ихлас хөрмәтен һәм ихтирамын җиткерү максатыннан район башлыгы Александр Шадриков белән Казан кунагы- Татарстан буенча монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Павел Козел да килде.
20 ноябрь көнне – Роза Нәҗип кызы Тарико үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Минзәлә совхоз техникумның умартачылык бүлеген тәмамлап, соңыннан югары белем алып Роза апа туган техникумына укытучы сыйфатында кайта, алга таба ул директор урынбасары булып эшли.
Маһирә апаны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин котлап, узенең рәхмәт хаты белән буләген һәм Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын тапшырды. Үткән тормышның юллары бормалы, сынаулары ачы булса да, бүгенге тормышта игелектә, хөрмәттә яши ул. Аның йортында дүрт буын вәкилләре : узе, улы килене белән, оныгы хатыны һәм өч балалары белән матур итеп яшәп яталар.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар Сараенда Глуховлар гаиләсе үзләренең олы бәйрәмнәрен, алтын туйларын уткәрергә җыелдылар. Тирә-яктагыларга җылылык һәм бәхет чатлыкларын сирпеп алар 50 ел бергә матур, тату гомер иткәннәр.