"Аналар изгелеге" форумы кысаларында түгәрәк өстәл утырышы

2015 елның 27 ноябре, җомга

            2015 елның 26-27 ноябрендә Татарстан Республикасында Россия Федерациясе Президенты каршындагы балалар мәнфәгатьләрендә Милли стратегия эш итүне гамәлгә ашыру буенча Координация советы әгъзасы, Милли дан үзәге вице-президенты Н.В.Якунина рәислегендә "Аналар изгелеге" Бөтенроссия программасының дүртенче форумы үткәрелә.

            Форум кысаларында 27 ноябрьдә түбәндәге түгәрәк өстәл утырышларын үткәрү планлаштырыла:

            1. "Гаилә кыйммәтләрен саклауда өлкән буынның роле һәм күпбуынлы заманча гаилә тәҗрибәсе" түгәрәк өстәле, 10.00-12.00 сәгатьтә, "Казан" Гаилә үзәге, С.Хәким урамы, 4 йорт;

            2. "Дәүләт гаилә сәясәте Концепциясен гамәлгә ашыруда иҗтимагый-дәүләти партнерлык: төбәк тәҗрибәсе" түгәрәк өстәле, 13.00-15.00 сәгатьтә, "Корстон Роял" отеле.

            Форумда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы - Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы һәм Татарстан Республикасының барлык ГХАТ органнары җитәкчеләре катнаша.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International