27 ноябрьдә Апасның ЗАГС бинасында районыбызның 5 гаиләсе тантаналы шартларда ана капиталы сертификаты алды

2015 елның 27 ноябре, җомга

Әниләр көне уңаеннан узучы бу чарада Апас һәм Кама Тамагы районнары Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Илмир Гыйльметдинов, районның пенсия фонды бүлекчәсе җитәкчесе Шамил Гаффаров һәм ЗАГС бүлеге хезмәткәре Айгөл Ибәтуллина катнашты. Кабаттан әни булу бәхетен татыган аналар сертификатлар белән беррәттән яңа гына гаилә юлына аяк баскан парлар тарафыннан әзерләнгән бүләкләргә дә лаек булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International