27 ноябрь көнне ТР Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә 700 нче пар теркәлде. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь пар Александр белән Татьянаны тормышларындагы мөһим шатлыклы вакыйга – гаилә тууы белән тәбрик итә. Бер-беренә мәхәббәтләре көннән көн артып торсын, ә бәхетләре чиксез булсын!