27 ноябрь көнне Әлмәт бала тудыру йортында “Әниләр көне ” уңаеннан, тантаналы рәвештә туу турында таныклык тапшыру булып узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

          Тантананың төп геройлары – яңа туган ике матур исенле кызлар Николь һәм Индира. Николь Игорь белән Элина Аристовлар гаиләсендә икенче бала, ә Индира Ильфат белән Алсу Нуриевлар гаиләсенең беренчесе.

          Кечкенә нәниләр әниләренең җылы куеннарында йоклаган арада, яшь әти-әниләрне Әлмәт бала тудыру йорты шәфкать туташлары, табиблары һәм ГХАТ идарәсе эшчеләре тантаналы рәвештә котлап, нәниләрнең иң беренче документын – туу турында таныклык һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International