Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган фронтовик Алексей Гордеев юбилее уңаеннан котлаулар кабул итте

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Аңа ихлас хөрмәтен һәм ихтирамын җиткерү максатыннан район башлыгы Александр Шадриков белән Казан кунагы- Татарстан буенча монополиягә каршы федераль хезмәте җитәкчесе урынбасары Павел Козел да килде.

 Шушы яшькә кадәр җитәүгә дә карамастан, Городище авылында гомер итүче Алексей Гордеев ачык күңелле, шаяртып сөйләшергә ярата. Икенче төркем сугыш инвалидының тәнендә җитмеш елдан артык ядрә кыйпылчыклары йөри. Әйтерсең яз,көз чорында алар әледән-әле хәрәкәткә киләләр дә, үзлегеннән сызланып сугыш михнәтләрен янә күңелдә яңарталар сыман. Сугыш башлану белән авыл ирләре бер-бер артлы фронтка китә. 1943 елның январенда аңа да чират җитә. Канаштагы җыелу пунктыннан яшь солдатларны Вурнарда ачылган курсларда пулеметтан атарга өйрәтәләр дә икенче Украина фронтына озаталар. Киевка җитәргә 60 километр калгач, алар утырган эшелон өстенә немец самолетлары бомба яудыра башлый. Берничә снаряд нәкъ рельска төшеп вагоннарны дистәләгән метрга алып очыра. Әле сугышның ни икәнен дә белмәгән япь- яшь егетләрнең күбесе шунда ук янып һәлак була. Киевка җиткәч исән- сау калган солдатларны 40 нчы армия составындагы 133 нче дивизиянең 521 нче полкына кушалар. Шушы көннәрдә полк һөҗүмгә күчәргә әзерлек күрә, тик нигәдер боерык ике атнага кичектерелеп тора һәм көтмәгәндә һөҗүм сәгатен хәбәр итәләр. Дошман уты астында солдатлар алга ыргыла. Берничә йөз метр араны йөгереп үткәндә генә якташөыбыз янында ядрә шартлый. Канга баткан Алексейны тереләй килеш туфрак күмә. Күпме яшисе калгандыр, әмма шулчак сугышчылар аның   җир өстендә тырпаеп калган аяк очын күреп алалар. Шулай итеп ул беренче мәртәбә үлем белән йөзгә- йөз очраша. Госпитальдә дәваланып чыккач кече командирлар әзерләү курсларында укый һәм разведка төркеменә җитәкчелек итә. Карпат тауларында сугыша. Молдаваияне, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә катнаша, Җиңү көнен Берлиннан 30 километр ераклыкта гына каршы ала. Дистәләгән орден- медальләр арасында аның күкрәген Кызыл йолдыз ордены да бизи. Сугыштан соң да әле ул дүрт ел Казан хәрби танк училищесында офицер булып хезмәт итә. Туган якка кайткач гомере буе авылда механизатор, комбайнчы булып эшли. Хезмәт фронтында да дәүләт бүләкләренә лаек була. –Сез үткән тормыш юлы яшь буын өчен һәрвакытта да үрнәк булды һәм шулай булып калыр да. Сезгә нык исәнлек, алдагы елларда да бәхеттә, шатлыкта яшәвегезне телим,- диде Александр Валерьевич Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау хатын һәм шәхсән үз исеменнән истәлек бүләге тапшырганда. Рәсемдә: сугыш ветераны Алексей Гордеевны котлау тантанасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International