Күренекле шәхес Роза апа Тарико юбилее

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

20 ноябрь көнне – Роза Нәҗип кызы Тарико үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  Ул Минзәлә совхоз техникумның умартачылык бүлеген тәмамлап, соңыннан югары белем алып Роза апа туган техникумына укытучы сыйфатында кайта, алга таба ул директор урынбасары булып эшли. Ул үрнәк коллектив җитәкчесе, уңышлы хатын һәм әни булды. Яшь вакытыннан ук спорт белән шогыльләнә, үзелечән сәнгатьтә катнаша, техникумның комсомол оешмасын җитәкли. Лаеклы ялга чыккач Роза апа ветераннар оешмасы җитәкчесе булып эшли. Роза апаның гомер бәйрәмендә Минзәлә районы башкарма комитеты җитәкчесе Илгизәр Тимерхан улы Шагалиев, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International