20 нче ноябрь көнне ГХАТ идарәсенең төп залында игезәкләргә исем кушу йоласы узды. Нәни түбәнкамалылар Сахапов Илсур Исхак улы һәм Лиана Фаврат кызы гаиләсендә туа.
Игезәкләр гаиләдә икенче һәм өченче бала булып дөньяга килә. Кызларның берсенә Сахаповлар Сәмирә исемен бирә. Борыңгы татар исеменә ия булган әлеге кызчык киләчәктә кыюлык һәм тыйнаклык былән аерылачак. Ә менә икенче кызларына ата-ана Сәминә исмен сайлый. Гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә, ул исем кыйммәтле һәм хөрмәтле кеше икәнен аңлата.
Зур вакыйга уңаеннан ГХАТ идарәсе белгечләре Сахаповлар гаиләсенә “Түбән Камада туучыга” дигән истәлекле таныклык бүләк итәләр.
Нәкъ бу көнне Бөтендөнья балалар көне билгеләнүен дә искәртергә кирәк. 56 ел элек Генераль Ассамблея балаларга яхшы һәм бәхетле тормыш бүләк итер өчен балалар хокукы Декларациясен кабул итә. Бүгенге көндә балалы гаиләләргә булышу - дәүләт сәясәтенең аерым пункты булып тора. Матди ярдәме итеп - ана капиталы сертификаты бирелә. Сахаповлар гаиләсенә аны Россия Пенсия Фонды идарәсенең начальнигы урынбасары Тәкъзимә Садыйкова тапшырды.
Түбән Кама ГХАТ идарәсе начальнигы Бэлла Махотина яшь әти-әнине икеләтә зур бәйрәм белән тәбрикләп, истәлекле бүләк тапшырды. Ә ГХАТ идарәсе белгечләре исә, нәни шәһәрдәшләргә сәламәтлек һәм бәхетле балачак теләп калдылар.