2015 нче елның 25 нче ноябрендә Сарман районы Азалак авылында яшәп гомер итүче ЛокмановТәлгать абый белән Фәйрүзә апа алтын туйларын билгеләп үттеләр.
Бәхетле парлар 50 ел бергә яшәү дәверендә 3 баһадир егет, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә ун оныклары куанычы белән яшиләр.
Юбилярларны котларга авыл җирлеге җитәкчелеге, туганнары һәм кунаклар килгән иде. Аларга район Башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты тапшырылды.Тормыш зилзиләләренә бирешмичә, авырлыкларны җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, сәламәт булып, җан тынычлыгы белән яшәргә язсын дигән теләктә калабыз.