Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, игезәк ике ир бала теркәлде. Әниләре Егор белән Андрей дип кушты бер-бер артлы туган малайларга. Егор исеме грециядән килә, "җир хуҗасы"дигәнне аңлата. Егор эшчән натура. Андрей исеме, грек теленнән тәрҗемә иткәндә "батыр", хыялый кеше. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре әнигә малайларга туу турында таныклык тапшырдылар, беренче тормыш документларын һәм чын күңелдән әлеге шатлыклы вакыйга белән котладылар, балаларны тәрбияләүдә иминлек, бәхет, шулай ук уңышлар теләп калдылар.
Бүген, 2015 елның 25 ноябрендә, түгәрәк өстәл утырышында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Альбина Рафаил кызы Шәвәлиева чыгыш ясады.
2015 елнын 25 ноябрендә Буа район мәдәният сараенда Әниләр көне уңаеннан тантаналы чара үтте. Анда Адав-Толымбай авылыннан 5 бала тәрбияләгән Венера Николаевага һәм Иске Мәртледән 12 бала анасы Елена Матвеевага Татарстан Республикасы бүләге – “Ана даны” медале тапшырылды.
Әниләр коне - иң якты бәйрәм. Әни – һәр кеше өчен иң кадерле, иң сөйкемле зат ул! Бу көнне “Казан” гайлә үзәгенә 50 ел бергә гомер иткән парлар һәм ана капиталы сертификатын алу өчен икенче, өченче балалары туган гайләләр чакырылды. Тантана вакытында барлык әниләргә чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды. Очрашуда узләренең матур җырларын һәм биюләрен Казан шәһәре Совет районының 171 мәктәп укучылары бүләк итте.
Кызганыч, ләкин тормышта үз балаларын ташлап китүче әти-әниләр дә бар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләренә, кайвакытта, ни кадәр генә аяныч булса да, “атасы”, “анасы” графаларында сызык куелган туу турындагы таныклыклар бирергә туры килә.
Балаларның хокукын саклау көненә багышланган “Синең хокукың бар” дип аталган түгәрәк өстәл эшендә Тукай районы ГХАТ бүлеге дә катнашты. Чарада 55 өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны белгечләргә җиткереп тиешле җавап ала алды.
Чарада 55 өлкән сыйныф укучылары үзләрен кызыксындырган сорауларны белгечләргә җиткереп тиешле җавап ала алды.
Авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк, бер-беренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлап, җан җылысын тоеп яшәүче парларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин иң изге теләкләрен җиткереп, алга таба да парлап канат кагуларын теләде.
Һәрберебез өчен дә әнидән дә кадерлерәк һәм якынрак кеше юктыр. Шул уңайдан ТАТМЕДИА “Әни белән селфи” дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән. Ярыш 27 ноябрьгә тикле узачак. Иң күп тавыш җыючы җиңүче булып танылачак һәм бүләк алачак. Шулай ук бәйрәм уңаеннан районның мәдәният йортында концерт оештырылачак.
Казан шәһәренең ЗАГС идарәсе быел 2 бала тапкан эниләргә түләүсез гаилә фотосессиясен бүләк итә. Әкияти фотосессия игезәк бала тапкан ата-аналарга, 30 ноябрендә 10.00-13.00 “Казан” гаилә үзәге яңа ел фототозонасында үтәчәк. Моның өчен бары тик 222-90-88 телефоны аша язылырга кирәк булачак.