23.11.2015 Кайбыч муниципаль районында бриллиант, зөбәрҗәт, алтын туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары чәй табыны артына җыелды

2015 елның 24 ноябре, сишәмбе

Авыр мизгелләрдә бер-берсенә терәк, бер-беренә кирәк булып, кайгысын да, шатлыгын да уртаклашып, сикәлтәле гомер юлларыннан матур итеп бергә атлап, җан җылысын тоеп яшәүче парларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин  иң изге теләкләрен җиткереп, алга таба да парлап канат кагуларын теләде.  Бу тантанадагы җылылыкны гади сүзләр белән генә аңлатырлык түгел: матур,тату яшәү серләре белән уртаклашып,   яшьлек елларындагы җырларны  искэ алып,  җылы сүздән , игътибардан рәхәтләреп ял итеп утырдылар. Очрашу ахырында район башлыга А.И. Рәхмәтуллин үзенең рәхмәт хатларын һәм бүләкләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International