Һәрберебез өчен дә әнидән дә кадерлерәк һәм якынрак кеше юктыр. Шул уңайдан ТАТМЕДИА “Әни белән селфи” дип исемләнгән фотоконкурс игълан иткән. Ярыш 27 ноябрьгә тикле узачак. Иң күп тавыш җыючы җиңүче булып танылачак һәм бүләк алачак. Шулай ук бәйрәм уңаеннан районның мәдәният йортында концерт оештырылачак.