«Масленица» бәйрәме – күп гасырлардан сакланып калган борынгы славяннар бәйрәме. Гадәттәгечә, чаралар кышны озату һәм барлык табигатьне йокыдан уятуга юнәлдерелгән. «Масленица» бәйрәме белән туй үткәрү гореф-гадәтенә бәйле. Бәйрәм атнасыннан соң, Бөек Ураза башлана һәм шуңа күрә яшь парлар өйләнергә ашыгалар.
Фазыл Сафаргалиевич белән Ольга Петровна бер-берсен аңлап, хөрмәт итеп яшиләр, менә дигән балалар тәрбияләгәннәр.
Без аларны барлык алабугалылар исеменнән юбилей белән котлыйбыз. Алга таба да бәхетле тормыш телибез.
27 февраль көнне ГХАТ бүлеге хезмәткәре Бөгелмә бала тудыру йортында дөньяга килгән елның 200-нче сабыен рәсми рәвештә теркәде. Әти-әниләр Виталий белән Анастасия балага Кирилл дип исем куштылар. Фарсы телендә Кирилл исеме “кояш” дигәнне аңлата. Сабый нәкъ кояш кебек үзенең тирә-ягындагыларны җылы һәм якты елмаюы белән сөендереп торсын. Кирилл Роговлар гаиләсендә икенче бала. Ихлас күңелебездә аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбрик итәбез, сәламәтлек, тынычлык һәм куанычлы тормыш телибез!
Бу карар 2016 елның 27 февраль көнне Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Смирнова Алена уздырган җыелышта кабул ителде.
Кормушинарның танышу тарихы 1955 елга барып тоташа. Яшь 20 яшьлек кыз Вера ялдан кайтканда Казанда яшәүче апасына күчтәнәч тапшырырга керә.
Апасы йортында бу вакытта бәйрәме була. Ә күптән түгел генә армиядә хезмәт итеп кайткан 25 яшьлек Иван бик яхшы гармунчы була. Бик матур җырлаучы Вера күчтәнәчләрен тапшырганнан соң, билгеле инде, бәйрәмнән читтә калмый! Моңлы кыз Вера яшь Иванның куңелен яулый.
Шулай очраклы танышу ышанычлы һәм нык гаилә коруга этәргеч була.
Гайфуллиннар, һәркем сокланырлык үрнәк гаилә! Туктар әфәнде гаиләнең терәге булса, Флүрә ханым зирәк, чибәр, кунакчыл, изге күңелле, балаларына, оныкларына җанын да бүлеп бирергә әзер, хатын-кыз.
«50 мәхәббәт юбилее» проекты кысаларында, Түбән Каманың 50 еллыгы уңаеннан, никахлашу Сараенда туй юбилее белән тәбрикләү дәвам итә.
2016 нчы елның 27 нче февралендә Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең төп залында Дәниф һәм Римма Амирхановларның "Гөлчәчәк" туй юилее тантанасы узды. Нәкъ ун ел элек, шәхси имзалары белән янә никахлары беркетелде. Сүнмәс-сүрелмәс саф мәхәббәт символы сыйфатында Дәниф тормыш иптәше Риммага унбер кызыл, һәм бер ак хуш исле гөлчәчәкләр – бәхетле, матур киләчәк өмете белән бүләк итте.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рафил Сибагатуллин, җаваплылыгы чикләнгән «Татарстан» җәмгыяте директоры Айнур Нотфуллиннар изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы, соңгы эш урыны һәм авыл җирлеге исеменнән бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.Анна Романовнаозак еллар колхозда фидакарь хезмәт куеп, бүгенге көндә лаеклы ялда. Кызы Клара тәрбиясендә яши.
2016 нчы елның 26 нчы февралендә «Балалар шәһәр хастаханәсе перинаталь үзәгендә» Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре катнашында булачак әниләр өчен, чираттагы дәрес үткәрелде.
Бүген, 26 февраль көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә гимназиянең 9нчы сыйныф укучылары өчен ачык ишекләр көне узды. Укучыларга никахлашу тантанасында катнашу мөмкинлеге тудырылды. Әңгәмә барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап таптылар. Шулай ук алар архив язмаларын зур кызыксыну белән карадылар. Очрашу ахырында укучыларга истәлеккә "Гаилә битләре" дигән кулланма бүләк ителде.