ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2016 ел
җомга

   Бүген Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 елның 300 пары үзенең никахын теркәде. Бу бәхетле пар – Сергей һәм Елена Васильевы!

     Аларга мәхәббәттә һәм иминлектә, бер – берсенә гаилә җылысын бүләк итеп, озак еллар яшәргә телибез!

Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы икенче пар игезәкләрне теркәделәр. Фассаховлар гаиләсендә туган улларга Абдуллах  һәм Абдуррахман дип исем куштылар.   ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм  сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!

       Наил Хабибрахманович һәм Надия Хакимовна "КОМЗ" заводында танышалар. Аларны заводтан колхозга арыш һәм бодай җыярга җибәрәләр. Бу хәл көз көне була. Наил белән Надия очраша башлыйлар, яшьләрнең яратып йөри торган урыннары мәдәният сараендагы кинотеатр була.

 

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 355 сабый теркәлде: 197 малай һәм 158 кыз. Иң кечкенә бала 600, ә иң зуры – 4560 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 42 яшь.

Иске Суыксу авылында яшәүче сугыш ветераны хатыны, тыл хезмәткәре  Шәрәфетдинова Сания апага 90 яшь тулды. Бу матур юбилей белән аны район вәкилләре, авыл башлыгы Заһидуллина Р.Ф., балалары тәбрикләде.Ул гомер буе Татарстан күмәк хуҗалыгында эшләде, һәрчак  мактаулы булды. Аңа алдагы тормышында да исән-сау булып, тынычлыкта яшәргә язсын.

Үлемне теркәүнең срокларын бозуга багышланган киңәшмәдән соң, информацияне халыкка җиткерү өчен, 26 февральдә Алабуга ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева үлемне теркәү турында җирле телевидениегә интервью бирде.

2016 елның 26 февраль конне дә 5 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар. Бу көнгә кадәр кулында беренче документ-туу турында таныклык гына булган яшьләребез өчен төп документ- паспорт алу зур вакыйга. Россия һэм Татарстан герольдикасы-флаг, герб һәм гимн, Балтачыбыз флаг-гербы белән якыннан таныштыру, туган илне, кече Ватаныңны танып белү, патриотик хисләр тәрбияләүнең бик үтемле ысулы. Олы, мөстәкйль тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучы яшь егет-кызларыбызга  чакырылган кунаклар, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләре тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде.

2016 елның 26 февралендә эшлекле иртәнге аш кысаларында мәктәп укучылары Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе башлыгы Шәвәлиева Альбина Рафаил кызы белән аралаша алдылар.


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

             25 февраль  көнне Пиртәч районнында яшь гражданнарга тантаналы рәвештә паспортлар бирелде. Аларны котлап Ветераннар Советы председателе Дания Камалеева, башкарма комитетынын урынбасары Зимфира Мухаметгареева һәм ГХАТ бүлеге мөдире Эльмира Набиуллина сүз әйттеләр.

Бу юлы көн тәртибендә Алабуга районында үлемне теркәү сроклары тәртибен бозу фактларына анализ ясалды. Комиссия әгъзасы, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Л.М.Григорьева күтәргән проблемаларда медицина, шәһәр башкарма комитеты, ГРОВД, статистика органнары вәкилләре катнашты. Комиссия үзара килешенеп эшләү алымнарына ныграк игътибар бирергә кирәк дигән карарга килде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International