Иске Суыксу авылында яшәүче сугыш ветераны хатыны, тыл хезмәткәре Шәрәфетдинова Сания апага 90 яшь тулды. Бу матур юбилей белән аны район вәкилләре, авыл башлыгы Заһидуллина Р.Ф., балалары тәбрикләде.Ул гомер буе Татарстан күмәк хуҗалыгында эшләде, һәрчак мактаулы булды. Аңа алдагы тормышында да исән-сау булып, тынычлыкта яшәргә язсын.