Казанлылар үз балаларына Яков, Аглая, Бэлла, Сюмбель, Амин, Тимерлан исемнәрен бирделәр

2016 елның 26 феврале, җомга

Үткән атнада Казан шәһәренең ЗАГС бүлекләрендә 355 сабый теркәлде: 197 малай һәм 158 кыз. Иң кечкенә бала 600, ә иң зуры – 4560 грамм.  Иң яшь анага – 17, иң өлкән анага 42 яшь.

Бу атнада иң популяр исемнәр Диана, София, Данил, Амир, Илья, Кира, Ева, Дамир, Роман, Амелия. Сирәк очрый торган исемнәр: Ника, Раяз, Лэйла, Агата, Климентий, Игнат, Платон, Тигран, Дильнара, Ансель.

Шул ук вакыт эчендә ЗАГС бүлекләрендә 180 пар никахларын рәсми рәвештә теркәгәннәр.  Иң яшь каләш белән кияүгә 19 һәм 18 ел, иң олы кияүгә – 60, каләшкә – 57 яшь, дип ЗАГС идарәсе хәбәр итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International