25 февраль көнне "Казан" гаилә Үзәгендә Наил Хәбибрахман улы һәм Надия Хәким кызы Хөснетдиновлар алтын туйларын (50 ел) билгеләп үттеләр

2016 елның 26 феврале, җомга

       Наил Хабибрахманович һәм Надия Хакимовна "КОМЗ" заводында танышалар. Аларны заводтан колхозга арыш һәм бодай җыярга җибәрәләр. Бу хәл көз көне була. Наил белән Надия очраша башлыйлар, яшьләрнең яратып йөри торган урыннары мәдәният сараендагы кинотеатр була.
      Тиздән аларның дуслыклары зур һәм якты мәхәббәт хисенә әверелә. 1966 елның гыйнварында Наил яраткан кызына тәкъдим ясый, Надия ризалык бирә. 1966 елның 25 февралендә туй мәҗлесе үткәрәләр.
Хөснетдиновлар лаеклы кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр, юбилярларның өч оныклары бар.

     Наил һәм Надия Хөснетдиновларның мәхәббәт уты аларның гаиләсен һәрвакыттагыча җылытып, нур өстәп торуын телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International