Бала туу - ул һәрвакыт бәхет, ә игезәкләр туу – икеләтә бәхет. Шушы көннәрдә генә Нурлат районы башкарма комитетының ГХАТ бүлегендә быелгы икенче пар игезәкләрне теркәделәр. Фассаховлар гаиләсендә туган улларга Абдуллах һәм Абдуррахман дип исем куштылар. ГХАТ бүлеге чын күңелдән әти-әниләрне бәбиләре туу белән котлады һәм сау-сәламәт, бәхетле булып үсүләрен теләп калды!