Балтач районы ГХАТ булеге бинасында 14 яше тулган балтачлыларга тантаналы шартларда паспорт тапшыру традияциясе дәвам итә

2016 елның 26 феврале, җомга

2016 елның 26 февраль конне дә 5 егет һәм кыз әнә шундый тәртиптә паспорт алдылар. Бу көнгә кадәр кулында беренче документ-туу турында таныклык гына булган яшьләребез өчен төп документ- паспорт алу зур вакыйга. Россия һэм Татарстан герольдикасы-флаг, герб һәм гимн, Балтачыбыз флаг-гербы белән якыннан таныштыру, туган илне, кече Ватаныңны танып белү, патриотик хисләр тәрбияләүнең бик үтемле ысулы. Олы, мөстәкйль тормыш юлына тәүге адымнарын ясаучы яшь егет-кызларыбызга  чакырылган кунаклар, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре, әти-әниләре тарафыннан бик күп җылы теләкләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International