ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Авыр сугыш елларында урман кискән, оекбашлар, бияләйләр бәйләп фронтка җибәреп, җиңүгә үз өлешен керткән ул. 50 еллык эш стажы бар Лидия Никифоровнаның. Аны юбилее белән котлыйбыз!

Шул уңайдан аны район Башлыгы урынбасары Рөстәм Сәмигуллин, район ветераннар союзы җитәкчесе Гөлнәзирә Тәлипова һәм Түбән Тәкәнеш авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Хамизуллин  тәбрикләделәр. Ришат Сәмигуллин РФ Президенты Владимир Путин һәм Мамадыш муниципаль районы башлыгы А.П. Иванов исеменнән Котлау хатларын тапшырды.

Тантанага Манасыповлар, Абросимовлар, Груздевлар, Варакиннар, Гизатовлар, Мухаметдиновлар, Серовлар һәм Малютиннар гаилэлэре чакырылган иде.
Казан шәһәре Думасы депутатлары, Рушания Габделахат кызы Билгильдиева һәм Ляйля Илдар кызы Гарифуллина рәхмәт белдерделәр. Алар юбилярларга тагын бик күп еллар бәхетле тормыш, нык сәламәтлек һәм иминлек телэп калдылар.

Тәрбикләргә аларнын балалары, оныкларына һәм оныкчыклары килгэн иде. Безнең юбилярлар яш буын өчен үрнәк булып торалар. Чараның хөрмәтле кунагы булдып, Казан шәһәре Думасы депутаты, Альбина Анэс кызы Киямова чыгыш ясады. “Бу залда элеккечә яшь янып торучы күзлэр, яратучы йөрәклэр, җылы елмаюлар, күңел җылылыгы сездэн балкып тора! Телим сезгә нык сәламәтлек, тынычлык һәм йортыгызда иминлек, уңышлар сезгә һәм якыннарыгызга!" — диде Альбина Анас кызы.

2016 нче елның 25 нче февралендә Буа муниципаль районында 11 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән миграция хезмәте җитәкчесе Айрат Шакуров, Яшьләр эшләре спорт һәм туризм урынбасары җитәкчесе Гөлия Козырева, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Эльвира Шагалиева тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды.

       Ютазы районында иҗатлы кешеләр өчен “Кечкенә җылы аяклар” дип исемләнгән акция җибәрелде. Бу чарада катнашучылар балалар йортында яшәүче нәниләр өчен җылы оекбашлар һәм пинеткалар әзерлиләр. Бу акцияга районның ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә битараф калмадылар.

      2016 елның 25 нче февраль  көнендә Мамадыш муниципаль районының ГХАТ бүлегендә яңа туган балага туу турында таныклык тапшыру тантанасы уздырылды.  Радик һәм Эльвираның    икенче кызлары   туды.  Ата-ана  кыз балага    Сөмбел  исеме куярга булдылар. Беренче кызлары Әминә зарыгып көткән сеңелесе яныннан китми дә “- ди бәхетле әти кеше.

   Һәр елны Ватанны саклаучылар бәйрәме уңаеннан әтиләргә якыннары котлау сүзләрен җиткерә. Ир-атларга итагатьле, игътибарлы булу һәркемнең изге бурычы. Кылган яхшы гамәлләребез, ягымлы сүзләребез белән әтиләребезне сөендереп яшәргэ тиешбез.  2016 нчы елның 25 февралендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлегенең тантаналар залында икенче һәм өченче балалары туган 8 гаиләгә  Ана капиталы сертификатлары тапшырылды.

Спас районы Болгар шәһәрендә  чираттагы хәйрия марафоны үткәрелде. Марафонда җыелган акча аз керемле ярлыларга куп балалы гаиләләргә, физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, пенсионерларга һәм мохтаҗларга ярдәм итү өчен тотылачак. Мондый хәйрия чарасы 1996 елдан бирле уздырыла.

2016 елның 25 февралендә “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында “Мәгълүмати иминлек” секциясе эшләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International