2016 елның 25 февралендә “Иминлек һәм элемтә” форумы кысаларында “Мәгълүмати иминлек” секциясе эшләде.
Бу чараны оештыручы - Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы.
Секция эшендә катнаштылар: Идел буе федераль округ буенча техник һәм экспорт контроль буенча Федераль хезмәт идарәсе вәкиле, дәүләт хакимияте органнары, җирле үзидарә органнары, мәгълүмати системаларны эшләүчеләр, белем бирү учреждение вәкилләре һ. б.
ГХАТ органнары көн саен гражданнарның шәхси мәгълүматларын эшкәртәләр. Шуңа күрә заманча мәгълүмат киңлеге кысаларында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып шәхси мәгълүматларны саклау һәм тулаем мәгълүмати куркынычсызлык тора.