ЯҢАЛЫКЛАР


25
февраль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

      2016 елның 24 февраль Яр Чаллы шәһәренең “Энергентик” мәдәният сараенда Ана капиталы дәүләт сертификатын тапшыру тантанасы узды.


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

Безгә яшь парлар гына түгел, гаилә стажы шактый һәм балалары булган парлар да мөрәҗәгать итә. Медиатор белән очрашулар аларга гаиләдә конфликт килеп чыгуның сәбәпләрен табарга, конфликттан чыгу юлларын эзләргә, якын кешең белән мөнәсәбәтне яхшыртырга ярдәм итә. Бу проектка Яр Чаллы шәһәренең психолог-медиаторлары да кушылуы аеруча куанышлы.
Исегезгә төшерәбез: мондый очрашулар һәр атнаның чәршәмбесендә була. Алдан язылу тел. 222-90-83 (тон режимы 4) буенча.

      Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы ГХАТ бүлегендә чираттагы паспортлар тапшыру тантанасы Ватанны саклаучылар көне унаеннан булып узды. Үзенең төп документны тантаналы шартларда 13 яшь яшелүзәнле алды. Чарада Татарстан Республикасы яшел Үзән районы федераль миграция хезмәте идарәсенең бүлеге башлыгы урынбасары Камалова Миләүшә Габдрафик кызы, ГХАТ бүлеге начальнигы Яковлева Мәрьям Николай кызы, социаль яклау бүлеге начальнигы Нуриева Гүзәл Наил кызы.

 

      24 февраль иртәсендә Биектау муниципаль районның башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында 2015 елның нәтиҗәләре һәм рейтингы турында районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина чыгыш ясады.

Район мәдәният бүлегендә Актаныш, Алабуга,Минзәлә , Менделеевск, Балык Бистәсе, Тукай, Теләче, Мамадыш районы вәкилләре (барлыгы 30 кеше)  үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.  Катнашучылар видеоматериаллар,җырлар, шигырьләр, театраль постановкалар һәм альбомнарын күрсәттеләр. Барлык чыгышларныкомпетентлы жюри бәяләде.

Баулы ГХАТ бүлегендә бүген 50 нче бала теркәлде. Ул Радик һәм Ася Бикуловлар гаиләсендә туган ир бала булды. Бәхетле әти-әни яңа туган балага Реналь дигән исем бирделәр.

Бүген тагын сигез бала теркәлде . Алия һәм Амелия исемле кыз балалар һәм  алты  ира бала. Аларга әти-әниләре  Владимир, Данир һәм сирәк очрый торган Доминик, Кавакип, Саид, Амирхан дигән исемнәр бирделәр.

Ихлас күңелдән бәхетле гаиләләрне котлыйбыз, балаларының сәламәт, акыллы булып үсүләрен телибез!

Тукай районы Мусабай-завод  авылында гомер кичерүче Минкина Мәрьәм Гаптрахман  кызының 95 яшьлек юбилее. Шул уңайдан аңа район башлыгы урынбасары Люция Әхмәтова, ГХАТ бүлеге белгечләре  Россия Президенты В.Путинның  Рәхмәт хатын,   бүләкләр тапшырдылар. Бәйрәм белән тәбрикләп аңа  исәнлек, тынычлыкта,  матур итеп гомер кичерүен теләделәр.

15-20 февраленда 18 баланың  атасын яздыру һәм 46 үлү турында таныклар рәсмиләштерелде.

Ике күп функцияле  үзәктә ЗАГС белгечләре эшлиләр. Казанлылар язылышу, үзара килешеп аерылышу гаризаларын, баланы теркәү, балага атасын яздыру һәм үлүне терки алар. Шулай ук алар ЗАГС белгечләреннән консультация ала алалар.

Үткән атнада белгечләр 123 гариза кабул иттеләр һәм 78 кешегә консультация бирделәр. Теләгән кеше үзенә башка көнне уңайлы вакытка языла алды.

    Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылында яшәүче Зәйтүнә апа Мортазина  гомер юбилеен билгеләп үтте. Бүген Зәйтүнә апа бик бәхетле картлык кичерә. Әлеге истәлекле көндә юбилярны Бәйрәкә-Тамак авыл җирлеге хезмәткәрләре  тәбрик иттеләр. Кунаклар өчен Зәйтүнә апа кызларына кушылып моңлы тавышы белән “Юрүзән” җырын башкарды.

2016 нчы елның 24 нче февралендә Яңа Чишмә районы Шахмай авылында яшәүче Ахсанова Гелмуруй Әхтәм кызының 90 яшьлек юбилее булып узды. Юбилярны Шахмай хатын-кызлар советы рәисе Нуруллина Г.М. котлады.Сәламәтлек, тынычлык теләп истәлекле бүләк тапшырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International