Ютазы районы Көрәш-Бүләк авылында яшәүче Зәйтүнә апа Мортазина гомер юбилеен билгеләп үтте. Бүген Зәйтүнә апа бик бәхетле картлык кичерә. Әлеге истәлекле көндә юбилярны Бәйрәкә-Тамак авыл җирлеге хезмәткәрләре тәбрик иттеләр. Кунаклар өчен Зәйтүнә апа кызларына кушылып моңлы тавышы белән “Юрүзән” җырын башкарды.