Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты Татарстан Республикасы ГХАТ бүлегендә чираттагы паспортлар тапшыру тантанасы Ватанны саклаучылар көне унаеннан булып узды. Үзенең төп документны тантаналы шартларда 13 яшь яшелүзәнле алды. Чарада Татарстан Республикасы яшел Үзән районы федераль миграция хезмәте идарәсенең бүлеге башлыгы урынбасары Камалова Миләүшә Габдрафик кызы, ГХАТ бүлеге начальнигы Яковлева Мәрьям Николай кызы, социаль яклау бүлеге начальнигы Нуриева Гүзәл Наил кызы.
Паспортларны балаларга тапшырганда, Миләүшә Габдрафик кызы билгеләп үткәнчә, "паспорт - һәр кеше тормышында төп документ. Кая гына сез мөрәҗәгать итсэгездэ, теләсә кайсы оешмада, учреждениедэ сезгә кирәк булачак."
Социаль яклау бүлеге начальнигы Нуриева Гүзәл Наил кызы яшь гражданнарны паспорт тапшыру тантанасы белэн котлады, һәм аларга шундый сүзләре белән мөрәҗәгать итте: "паспорт алу – теләсә кайсы кешенен тормышында бик мөһим вакыйга. Бу документ гына түгел, ләкин яңа статус – бу мизгелдән сез, тулы хокуклы гражданна. Шуның белән бергә, сез хокук гына түгел, бурычларда кабул итэсез."
ГХАТ бүлеге начальнигы Яковлева Мәрьям Николай кызы яшь гражданнарга истэлек итеп паспорт очен обложкалар булэк итте.
Россия Федерациясе гражданины паспортын тапшыру тантаналы мизгелдә – залда яшьлэрне эти-энилэренэ катнашты. Барлык кунаклар егетлэрне котладылар һәм Россия Федерациясе гражданы исемен аклауларын телэделэр.
Егетләрне котлыйбыз, укуда уңышлар, алдагы коннэрендэ барлык телэклэре тормышка ашыруын телибез.