Казан ГХАТ Идарәсендә катлаулы тормыш ситуациясендә калган парлар белән медиация буенча чираттагы очрашу булды

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Безгә яшь парлар гына түгел, гаилә стажы шактый һәм балалары булган парлар да мөрәҗәгать итә. Медиатор белән очрашулар аларга гаиләдә конфликт килеп чыгуның сәбәпләрен табарга, конфликттан чыгу юлларын эзләргә, якын кешең белән мөнәсәбәтне яхшыртырга ярдәм итә. Бу проектка Яр Чаллы шәһәренең психолог-медиаторлары да кушылуы аеруча куанышлы.
Исегезгә төшерәбез: мондый очрашулар һәр атнаның чәршәмбесендә була. Алдан язылу тел. 222-90-83 (тон режимы 4) буенча.

Бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International