Биектау муниципаль районының башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында ЗАГС бүлеге җитәкчесенен чыгышы

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

      24 февраль иртәсендә Биектау муниципаль районның башкарма комитетының киңәйтелгән утырышында 2015 елның нәтиҗәләре һәм рейтингы турында районның ГХАТ бүлеге җитәкчесе Нурзидә Җиһаншина чыгыш ясады.

      Район территориясендә гражданлык хәлен актлары теркәүне район ГХАТ бүлеге һәи 24 авыл җирлекләре башкара.

     2015 ел нәтиҗәләре буенча 1445 гражданлык хәле актлары теркәлгән, 2295 юридик эшләр башкарылган, 605 мең 750 сум пошлина җыелган, чит илләрдән 14 документ соратып алынган. Ел дәверендә элек теркәлгән актларга үзгәртмәләр кертер өчен 64 гариза кабул ителгән. 963 хатлар каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International