ЯҢАЛЫКЛАР


24
февраль, 2016 ел
чәршәмбе

      Җыелыш барышында райондагы демографик ситуацияга анлиз ясалды. Мамадыш районында даими торучы халык саны 43 802 кеше тәшкил итә.  Профилактик чаралар уздыру аркасында 5 ел дәвамында үлем 15,2% ка тикле кыскарды, һәм 2015 елны 15,3 % 1мең кешегә тәшкил итә. Ә инде туу 13,0% тан 11,3% 1 мең халык санына төшкән. Мондый мәгълүматлар медицина хезмәткәрләрнең киңәшмәсендә, үткән 2015 нче елның нәтиҗәләр кую һәм 2016 нчы елга планнар һәм бурычлар кую утырышында Мамадыш үзәк хастаханәсенең баш табибы урынбасары Ильдус Димеев сөйләде.    


23
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Яшел Үзән шәһәрендә, 8 март  -  Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан,  " Әни белән селфи" дип аталган  яңа фотоконкурс игълан ителде.

 

  Кукмарада яшәүче Мөхәммәтова Фәүзия Миннеһаҗи кызы үзенең 90 яшьлек күркәм бәйрәмен билгеләп үтте. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды. Шулай ук район мәгариф идарәсе җитәкчесе Роберт Мансуров та ветеранга үзенең котлау сүзләрен ирештерде.

2016 нчы елның 1нче февраленнән 17 нче февраленә кадәр Актүбә бистәсендә ЗАГС бүлеге районкүләм конкурс кысаларында "Минем әти герой, минем әти иң яхшысы" иншалар конкурсы уздырды. Бәйгедә 2, 3 мәктәп укучылары актив катнашты. Барлыгы 31 эш кабул итеп алынды. Бу иншаларда  hәр бала үз әтисенең иң яхшы hәм иң батыр булуы, аның белән горурлануы hәм бик нык яратуы турында яза.

23 февраль алдыннан Югары Тәкермән мәдәният йортынды 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру чарасы зур тантана рәвешендә үтте. Әлеге вакыйганың шаһитлары арасында район кунаклары, авыл халкы, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бар иде. Ә паспорт тапшыру йөкләмәсен Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Фаслахович бик теләп үз өстенә алды. Паспортлы булу киң мөмкинлекләр белән бергә гаҗәеп зур җаваплылык та икәнлеген искәртеп, районыбыз башлыгы 5 укучыга Россия Федерацисе гражданины паспортын тапшырды. Аңа кадәр Ю.Тәкермән авыл җирлеге башлыгы  А.А.Шарипова паспорт тарихы турында сөйләде, укучыларга матур теләкләр теләп, зур өметләр баглады. Тантана ахырында Алия Азгамовна паспорт ияләренә бүләкләр тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде.

ЗАГС бүлеге Менделеевск районында һәм шәһәрендә яшәүче барлык ир-егетләрне   бәйрәм белән котлый! Сезгә сәламәтлек, уңышлар һәм иминлек  теләп калабыз.  Гаиләгез ныклы һәм бәхетле булсын. Күгегез һәрвакыт аяз булсын, беркайчан да кулыгызга корал алырга язмасын.


22
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Юбилярны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, җирлек башлыгы Зиннур Әсхадуллин, “Якты юл” җәмгыяте җитәкчесе Раиф Хәкимов котлады. Олуг бәйрәм көнендә күпсанлы истәлек бүләкләре белән беррәттән Хәзинә апага Россия Президенты В.В. Путинның Котлау хаты да тапшырылды.Бүгенге көндә юбиляр улы Габдулла гаиләсендә килене Раушания, аларның балалары Данияр, Гөлфинә, Аяз ихтирамын тоеп гомер итә.

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре интернет челтәрләрендә пәйда булган бер ролик героинясы белән аралаштылар. Казаннан 28 яшьлек Оксана Гарипова  аны сөйгән яры 14 февраль төнендә ни өчен Мамадыш районына  алып киткәнлеге турында сөйләде.

   Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә "Үзенә бер төрле мәхәббәт..."фотоконкурсы тәмамланды. Бер айдан артык дәвам итткән бу конкурста 19 пар гаилә катнашкан.

 

Бу көнне икенче һәм өченче балалары туган 5 гаилә сертификат алды. Тантаналы чарада Кукмара районы пенсия фонды бүлекчәсенең җитәкче урынбасары Нәбиева Зөһрә Вагиз кызы катнашты. Ул тантаналы рәвештә сертификатлар тапшырды, гаилә тулылану белән котлады, нык сәламәтлек, уңышлар, мул тормыш теләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International