Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәрендә "Үзенә бер төрле мәхәббәт..."фотоконкурсы тәмамланды. Бер айдан артык дәвам итткән бу конкурста 19 пар гаилә катнашкан.
Фотоконкурста Карина һәм Дмитрий Анисимовлар, Марат һәм Айгөл Мухаметзяновлар, Вячеслав һәм Дарья Чумариннар, Дмитрий һәм Ирина Рачихиннар гаиләләре җиңү яулап алдылар.
Һәрбер пар-җиңүченең мәхәббәт тарихы - "Безнең Яшел Үзән" газета битләрендә басылып чыкты, ә җиңүчеләргә "Бруклин" кинотеатрына билетлар тапшырдылар.