23 февраль алдыннан Югары Тәкермән мәдәният йортынды 14 яше тулган яшь гражданнарга паспорт тапшыру чарасы зур тантана рәвешендә үтте. Әлеге вакыйганың шаһитлары арасында район кунаклары, авыл халкы, укытучылар, укучылар һәм ата-аналар бар иде. Ә паспорт тапшыру йөкләмәсен Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Фаслахович бик теләп үз өстенә алды. Паспортлы булу киң мөмкинлекләр белән бергә гаҗәеп зур җаваплылык та икәнлеген искәртеп, районыбыз башлыгы 5 укучыга Россия Федерацисе гражданины паспортын тапшырды. Аңа кадәр Ю.Тәкермән авыл җирлеге башлыгы А.А.Шарипова паспорт тарихы турында сөйләде, укучыларга матур теләкләр теләп, зур өметләр баглады. Тантана ахырында Алия Азгамовна паспорт ияләренә бүләкләр тапшырды, котлау сүзләрен җиткерде.