2016 нчы елның 22 нче февралендә, Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан, Түбән Кама ГХАТ хезмәткәрләре Бөек Ватан Сугышы ветераны Евладий Кирилл улы Заборников янына бардылар.
Барыгызны да ихлас күңелебездән чын ир-атлар бәйрәме - Ватанны саклаучылар көне белән тәбрик итәбез!
Ирләр өчен иң көтелгән, иң зур бүләк нәрсә? Сөйгәненең бәби алып кайтуыннан да куанычлысы, кадерлесе юктыр. Ватанны саклаучылар көне алдынан берҗюлы дүрт ир-егетебез әнә шундый бәһасез бүлләккә ия булды. Бу көнне район үзәк хастаханәсенең бала тудыру бүлегеннән шулкадәр әнине бәбиләре белән өйләренә озаттылар.
Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина, котлау сүзләрен җиткереп, әти -әниләргә районның иң яшь гражданнарының
туу турында таныклыкларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннәргә дә инде 45 ел гомер үтеп киткән. Аларны шушы матур вакыйга белән ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре котлап һәм гомер бәйрәмнәрен 15 май көнне район Мәдәният йортында халыкара Гаилә көнендә бергә уздырырга чакырунамә тапшырдылар.
Чираттагы тапкыр "Хатын -кыз. Ир-егет елы: хатын-кыз карашы" конкурсы Яшел Үзән зона сайлап алу мәйданына әверелде, ул быел 20 еллыгын билгеләп үтә.
Шимбә көнне музыка мәктәбендә номинантлар һәм аларның җанатарлары җыелды. Җиңүчесе статусын алырга Татарстан башкаласында Яшел Үзән районыннан биш гүзәл зат көч сынашты.
20 февраль көнне Техника йортында Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге тырышлыгы белән әзерләнгән «Ана һәм бала» ачык шәһәр конкурсы булып узды. Катнашучыларның осталыгы һәм таланты һәммәсен дә таң калдырды. Балаларга хас садаилек, эчкерсезлек беркемне дә битараф калдыра алмады.
Бүген, 20 февральдә Чирмешән районында тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар.
Район Советының актлар залында үткән чарада 40 яшь чирмешәнле төп документлы булды. Паспортлар тапшырганда район башлыгы Фердинат Дәүләтшин яшьләргә сәламәтлек, уңышлар, хыялларының тормышка ашуын теләде, Россия гражданнары булулары белән котлады. Укучылар паспортлар белән бергә истәлек бүләкләренә дә ия булдылар.
20 нче февральдә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова, 2016 нчы елда туу турында 500 нче актлар теркәү язмасын төзеде.
«Юбилейлы сабый» булып, Зоя һәм Евгений Александровалар гайләсендә малай туды. Бәхетле әти-әниләр улына иске славян теленнән алынган «Богдан» исемен бирделәр. Кечкенә абый тууына Александровларның олы кызлары Дарья да һичшиксез шат.
2016 нчы елның 20 февралендә Урта Курса авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм “Ләйсән” балалар бакчасы белән берлектә “Гаилә – бәхет ачкычы” исемле мәдәни чара уздырды. Бәйрәмдә алда әйтеп узган оешма хезмәткәрләре гаиләләре белән чыгыш ясады.
2016 елның 20 февралендә, Яшел Үзән шәһәренең ЦКИНТ Горький исемендәге конференция – залында, Яшел Үзән муниципаль районы Советы депутатларының исәп-хисап сессиясе узды, анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары Юрий Камалтынов, Илшат Ганиев, беренче урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министры Николай Титов һәм ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты. Шул исәптән, сессиядә катнашучылар арасында Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ булеге җитәкчесе М. Н. Яковлева бар иде.