Ел башыннан Түбән Камада 500 нче сабый теркәлде

2016 елның 20 феврале, шимбә

20 нче  февральдә  Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсенең баш белгече Гөлназ Андриянова, 2016 нчы елда туу турында 500 нче актлар теркәү язмасын төзеде.

«Юбилейлы сабый» булып, Зоя һәм Евгений Александровалар гайләсендә малай туды. Бәхетле әти-әниләр улына иске славян теленнән алынган «Богдан» исемен бирделәр. Кечкенә абый тууына Александровларның  олы кызлары Дарья да һичшиксез шат.

Сабыйның тормышында беренче документ – туу турында һәм «Түбән Камада туучыга» таныклыкны тапшырганда, Гөлназ Андриянова, яшь әти-әнине бала туу куанычы белән чын күңеленнән котлады һәм гаиләгә бәхет, шатлык, иминлек һәм балаларны тәрбияләүдә сабырлыклар һәм зур уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International