ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2016 ел
шимбә

2016 елның 20 февралендә Чистай районы Йолдыз авылы Мәдәният йортында ирле – хатынлы Хәкимовларның алтын туйлары булды. Юбилярларны котларга аларның туганнары, балалары һәм оныклары килделәр. Әлеге мөхтәрәм пар Чистай районының мактаулы юбилярлар китабына кул куйды. Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Вотяков аларны әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады һәм бүләк тапшырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге парга истәлек медальләре һәм мактау дипломнары тапшырдылар. Юбилярлар адресына күп кенә җылы сүзләр , котлаулар, җырлар, шигырьләр яңгырады. Ирле - хатынлы Хәкимовлар үзләренә лаеклы өч кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер инде биш оныклары үзләрен сөендереп тора. Аларны  авылдашлары да ярата, хөрмәт итә.

Ватан сакчысы көне  алдыннан  Баулы ГХАТ бүлегендә  Фәррәховлар гаиләсенең алтын туе узды.  Фәррәховлар -  гаилә архивында 5 орден саклаган бердәнбер гаилә. Бер гаиләдә икесе дә хөкүмәтнең югары бүләкләренә  бер ничә кат лаек булган гаиләләр районда гына түгел, ил күләмендә бик сирәк күренеш.

     Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда 2016 нче елның 19 февраль көнне 15 яшүсмергә паспорт тапшыру тантанасы узды. Бәйрәмне ГХАТ идарәсе башлыгы Р.Г.Зарипова котлау сүзләре белән ачты. Шулай ук тантанада “Бердәм Россия” партиясе баш белгеч А.Ф. Ульданова, Үзәк һәм Автозавод УФМС  бүлегенең белгеч-экспертлары, туганнары һәм якыннары тәбрикләделәр.

Очрашуның кунаклары – Актаныш № 1 санлы мәктәбенең 10 класс укучылары булды. Укучылар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева яшьләргә электрон гариза бирү тәртибе, электрон хезмәтләр турында сөйләде. Быелгы елның шушы көненә булган саннарга тукталды. Акт язуларының саклану урыны булган – архивның эшчәнлеген аңлатты.

2016 нче елның 20 нче февралендә Сарман муниципаль районында 29 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова,  район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.

20 февраль көнне Мөслим районы ГХАТ бүлегендә 9 сыйныф укычылары белән очрашу-әңгәмә булды. Алар ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү үзәенчәлекләре белән таныштылар. Шулай ук укучылар архив язмаларын һәм язылышу тантанасын зур кызыксыну белән карадылар.


19
февраль, 2016 ел
җомга

2016 нчы елның 19 нчы февралендә Ватанны саклаучылар Көне бәйрәме алдыннан, Түбән Камада, «Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама районының Хатын-кызлары»  һәм «Солдатларның аналары комитеты» иҗтимагый оешмалары белән оештырылган, «Азат итүче солдатка – Ана пирогы!» – дигән хәйрия акциясе узды.

   2016 елның 19 февралендә Васильево бистәсендә данлыклы юбилярларны -Николай Михаил улы һәм Зинаида Яковлев кызы Малиновскийлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
   1946 елның 19 февралендә моннан нәкъ 70 ел элек, ике йөрәк кавышып, бергә тибә башлый. 70 ел мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм зур хезмәт. Бу юбилей гына тугел, ә "данлыклы туй", чөнки мондый юбилейны бик сирәк уздыралар.

 

Татарстан Республикасы территориясендә барлык ЗАГС органнары һәм граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирелгән җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы Web-АИС ЗАГС Дәүләт мәгълүмати системасында эшлиләр.

Чара батырлык, кыюлык һәм намуслылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде!

 Яшүсмерләрне котларга Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераны, отставкадагы полковник, Республиканың сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннар комитетының ветераннарны социаль-хокукый яклау бүлеге башлыгы, комитет президиумы әгъзасы Равил Гыйният улы Хәкимов килде. Шулай ук тантанада Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник Илгиз Фатхрахман улы Маматов та катнашты. Ветераннар яшь гражданнарны кайнар котлап Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклар хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International