"Web-АИС-ЗАГС" модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә

2016 елның 19 феврале, җомга

Татарстан Республикасы территориясендә барлык ГХАТ органнары һәм граждан хәле актларын дәүләт теркәвенә алу вәкаләтләре бирелгән җирле үзидарә органнары Татарстан Республикасы Web-АИС ЗАГС Дәүләт мәгълүмати системасында (алга таба - Web-АИС ЗАГС) эшлиләр.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсе Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы ГХАТ органы системасын алга таба да мәгълүматлаштыру юлларын эзли.

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ Идарәсендә «ЦЕНТР» компанияләр төркеме, Татарстан Республикасы информацион технологияләр үзәге вәкилләре, ГХАТ идарәсе һәм бүлекләре хезмәткәрләре белән "Web-АИС-ЗАГС" модернизацияләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Киңәшмә кысаларында системаның яңа функционаллары күрсәтелде, алар ГХАТ хезмәткәрләре эшен шактый җиңеләйтәчәк һәм тизләтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International