2016 елның 20 февралендә Чистай районы Йолдыз авылы Мәдәният йортында ирле – хатынлы Хәкимовларның алтын туйлары булды. Юбилярларны котларга аларның туганнары, балалары һәм оныклары килделәр. Әлеге мөхтәрәм пар Чистай районының мактаулы юбилярлар китабына кул куйды. Булдырь авыл җирлеге башлыгы Николай Вотяков аларны әлеге истәлекле бәйрәм белән котлады һәм бүләк тапшырды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре әлеге парга истәлек медальләре һәм мактау дипломнары тапшырдылар. Юбилярлар адресына күп кенә җылы сүзләр , котлаулар, җырлар, шигырьләр яңгырады. Ирле - хатынлы Хәкимовлар үзләренә лаеклы өч кыз тәрбияләп үстерделәр, хәзер инде биш оныклары үзләрен сөендереп тора. Аларны авылдашлары да ярата, хөрмәт итә.