Түбән Кама районы ГХАТ Идарәсенең бу акция беренче ел катнашуы гына түгел. Белгечләр Түбән Кама районы территориясендә урнашкан, Ватанга бурычларын биргән солдатларга, барлык күңел җылылыкларын һәм мәхәббәтләрен өстәп татлы пироглар пешерделәр.
ГХАТ Идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина мондый акцияләрнең үткәрү мөһимлеген билгеләп үтте, чөнки өй пирогы – әни кулы җылылыгы, кайгыртучанлык символы.
Бэлла Махотина солдатларны якынлашып килүче Ваттанны саклаучылар көне белән котлап, аларга илебезне яклаганнарын өчен рәхмәт сүзләрен әйтеп, ГХАТ Идарәсе коллективы исеменнән тәмле күчтәнәчләр тапшырды.