2016 нче елның 20 нче февралендә Сарман муниципаль районында 29 укучыга тантаналы рәвештә Россия Федерациясенең төп документы – паспорт тапшырылды. Аларны тулы хокуклы гражданнар булулары белән район Советы аппараты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, миграция хезмәте җитәкчесе Гөлүсә Харисова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина тәбрикләделәр. Укучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, фотога төшү дә булды. Әти-әниләр матур теләкләрен җиткерделәр.