Чара батырлык, кыюлык һәм намуслылык бәйрәме - Ватанны саклаучылар көненә багышланган иде!
Яшүсмерләрне котларга Бөек Ватан сугышы һәм кораллы көчләр ветераны, отставкадагы полковник, Республиканың сугыш һәм хәрби хезмәт ветераннар комитетының ветераннарны социаль-хокукый яклау бүлеге башлыгы, комитет президиумы әгъзасы Равил Гыйният улы Хәкимов килде. Шулай ук тантанада Бөек Ватан сугышы ветераны, отставкадагы полковник Илгиз Фатхрахман улы Маматов та катнашты. Ветераннар яшь гражданнарны кайнар котлап Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыклар хакындагы истәлекләре белән уртаклаштылар.
Без барлык сугыш ветераннарын, инде хезмәт иткән һәм бүгенге көндә хезмәт итүче егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз! Алар — безнең терәгебез, яклаучыларыбыз, ышанычыбыз. Бүген кулларына паспорт алган яшь буын вәкилләрен дә котлыйбыз, чөнки алар булачак Ватан сакчылары. Яшьләрнең көчле, кыю булуларын, куйган максатларына ирешүләрен телибез.