Васильево бистәсендә өйдә данлыклы юбилярларны котлау (70 яшь)

2016 елның 19 феврале, җомга

   2016 елның 19 февралендә Васильево бистәсендә данлыклы юбилярларны -Николай Михаил улы һәм Зинаида Яковлев кызы Малиновскийлар гаиләсен хөрмәтләү тантанасы узды.
   1946 елның 19 февралендә моннан нәкъ 70 ел элек, ике йөрәк кавышып, бергә тибә башлый. 70 ел мәхәббәт һәм тугрылык, бәхет һәм зур хезмәт. Бу юбилей гына тугел, ә "данлыклы туй", чөнки мондый юбилейны бик сирәк уздыралар.
   Николай Михаил улы – мактаулы гражданин, районыбызның Бөек Ватан сугышы ветераны. Рентгенолог, хирург. Васильево исемендәге хастаханәдә күп  еллар баш табиб булып эшләде. Яңа Васильево исемендәге хастаханә – стационар  төзелешә иреште. 2002 елга кадәр эшләгән. 80 яшькә кадәр!
   Зинаида Яковлев кызы юрист булып эшләде, Һәм һәрвакыт ире белән янәшәдә булып,  аның авыр хезмәтендә булышты.
Хәзер Малиновскийларның  өченче буын табиблар хезмәт итә. Улы – медицина фәннәре кандидаты, оныклары да табиблар. Өч оныкчыклары бар.
   Юбилярларны Васильево район хастаханәсенең баш табибы Фәсахов Р. Р., Васильево ветераннар Советы рәисе Матеркова Т. А. котлады һәм чәчәкләр тапшырдылар.
   Васильево бистәсе башкарма комитеты баш белгече Власова О. С. шулай ук юбилярларны котлап, сәламәтлек, игелек, тынычлык теләде
   Котлау сүзләреннән соң Васильево бистәсе башкарма комитеты баш белгече Власова О.  С. юбилярларга  бүләкләр һәм рәхмәт хаты тапшырды. Шулай ук юбилярларның иң яраткан чәчәк бәйләме – лилияне бүләк итте.
Нәкъ менә шундый нык , дус гаиләләр аркасында районыбыз, Республикабыз һәм гомумән илебез Россия үсеш ала!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International