19 февраль көне Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлегендә Румянцевлар гаиләсе Михаил улы Валентин һәм Николай кызы Маргарита 50 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә кешенең туган көненнән соңгы көненә кадәрге тормышы чагыла. Ягъни монда бала туу, язылышу, аерылышу, исем алыштыру, баланын атасын билгеләү, баланы уллыкка яки кызлыкка алу, үлем теркәлә. Документ югалткан очракта, иң беренче итеп кеше ГХАТ бүлегенә мөрәҗәгать итә, чөнки һәр көнне төзелә торган актлар аңа ярдәм итә ала.
Яшь парларның кайберләре кәбисә елыннан шүрли: андый елда өйләнешү ярамый, имеш. Башка ярамыйларны белмәсәк тә, бу ырымнардан куркабыз шул. Гаилә бәхете, ныклыгы ул саннар белән генә бәйле булса икән?!
Зәй муниципаль районы башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икесе дә “Носов” фамилиясе йөртүче парга тантаналы төстә никах теркәлде. Бу парга никахтан соң кайсысына алдагы фамилияне яңасына алыштырып, кемгә паспорт алыштырырга туры киләчәк дип уйлыйсы юк. Яшь парга озын гомер юлын, иңгә иң куеп, шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтәләрен теләделәр.
Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр буенча белгеч Дейл Карнеги мәхәббәтне саклап калу өчен берничә гади генә кагыйдәләр тәкъдим итә.
Бәйрәмдә район Советы депутаты Н.И.Попкова, ЗАГС бүлеге җитәкчесе А.Р.Мирьякупова, миграция бүлеге җитәкчесе Г.М.Юрьева, авыл җирлеге башлыклары, әти-әниләр катнашты.. Яшьләргә котлау сүзләре яңгырады. Бүләкләр тапшырылды.
19 февраль көнне Лениногорск шәһәрендә эш визиты белән Татарстан Республикасы премьер-министрның беренче урынбасары Песошин Алексей Валерий улы булды. Ул шулай ук никахлашу сараенда да булды. Һәм традиция буенча, үз мактаулы теләкләрен кунаклар Китабында калдырды.
2016 елның 19 нчы февралендә Ватанны саклаучылар Көне бәйрәм итүе алдыннан, никахлашу Сараеның төп залында 14 яшькә җиткән Түбән Камалыларга, гореф-гадәткә әйләнеп барган паспортлар тапшыру тантанасы узды. Тантанага яшүсмерләрнең туганнары һәм якыннары килде, шәһәребезнең иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясады, ә ГХАТ Идарәсе белгечләре, үз чиратында, паспортның килеп чыгу тарихы турында сөйләделәр һәм бераз мавыктыргыч викторина да үткәрделәр.
Хәзер Мөслим районы ГХАТ бүлегенә барлык төр гаризалар бирүне, дәүләт пошлиналарын түләүне, приемга язылуны башкарма комитет бинасында урнаштырылган инфомат аша башкарып була.
"Электрон хөкүмәт" терминалы ярдәмендә теләгән кеше, банкта чират тормыйча гына, торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен, дәүләт пошлиналарын һәм штрафларны түли, табибка языла ала һ. б. Түләүләрне банк картасы ярдәмендә кертергә була. Түләү өчен комиссия алынмый.