Зәй муниципаль районы башкарма комитеты гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә икесе дә “Носов” фамилиясе йөртүче парга тантаналы төстә никах теркәлде. Бу парга никахтан соң кайсысына алдагы фамилияне яңасына алыштырып, кемгә паспорт алыштырырга туры киләчәк дип уйлыйсы юк. Яшь парга озын гомер юлын, иңгә иң куеп, шатлыклар һәм зур уңышлар белән үтәләрен теләделәр.