Медиация буенча очрашулар

2016 елның 19 феврале, җомга

Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр буенча белгеч Дейл Карнеги мәхәббәтне саклап калу өчен берничә гади генә кагыйдәләр тәкъдим итә:

  1. Бер-береңә бәйләнмә
  2. Бер-береңне тәнкыйтьләмә
  3. Үзеңнең икенче “Яртыңны” үзгәртергә тырышма
  4. Бер-береңә карата ешрак игътибарлы бул
  5. Үзеңнең яхшы мөнәсәбәтеңне ешрак белдер
  6. Сексуаль тормышыңны яхшыртудан туктама
  7. Бер-береңне ярат

Исегезгә төшерәбез. Һәр чәршәмбедә Казан ГХАТ Идарәсенең Идел буе районы бүлегендә катлаулы тормыш шартларында калган парлар өчен медиация буенча очрашулар үткәрелә. Медиаторлар аларның һәрберсе белән аерым да, бергә ддә сөйләшә. Аларга бу атнада 14 пар мөрәҗәгать итте, 1 аерылган пар яңадан тормыш кору өчен мөрәҗәгать иттеләр.

Бу очрашуларга сез 222-90-83 (тон режимы клавишасы 4) телефоны буенча языла аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International