19 февраль көне Югары Ослан муниципаль районы Соболевское авыл җирлегендә Румянцевлар гаиләсе Михаил улы Валентин һәм Николай кызы Маргарита 50 ел бергә матур, тигез гомер итүләрен билгеләп үттеләр.
Бу парлар бергə гаилə корып, юлларында очраган кыенлыкларны, каршылыкларны җиңеп,бер-берсен гомер буе яратып, хөрмәт итеп,тугры булып үзләренең мәхәббәтләрен, гаилəлəрен саклап калалар.Алар балаларына, оныкларына,туганнарына һəм янəшəлəрендə яшəгəн якыннарына йөрəк җылыларын кызганмыйлар. Балаларына дөрес тәрбия биреп,башкаларга үрнәк булырлык итеп үстерәләр.
50 ел бергә гомер иткән Румянцевлар гаиләсен”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Н.А. Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы М.Г.Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.Юбилярлар исеменә Соболевское авыл җирлеге башлыгы Ольга Майорова җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды . Бу котлауларга балалары,туганнары да кушылдылар.