Яшь парларның кайберләре кәбисә елыннан шүрли: андый елда өйләнешү ярамый, имеш. Башка ярамыйларны белмәсәк тә, бу ырымнардан куркабыз шул. Гаилә бәхете, ныклыгы ул саннар белән генә бәйле булса икән?!
Без бу ырымнарның юк сүз икәнлеген үз үрнәгендә исбатлаган Баулының бер матур пары – Ләйсәнә һәм Фаяз Гарифуллиннар турында сөйләргә булдык. Алар 29 февраль көнендә гаилә корганнар. Аларның кавышу тарихында кызыклы фактлар байтак. Язмыш дими, ни дисең инде!
Хәнсевәр егете Фаяз һәм Исергәп кызы Ләйсәнә туган якларында ничә тапкыр очраша алсалар да, Яңа Чишмә бистәсендә балалар бакчасында танышалар. Ләйсәнәне шунда эшкә килергә апасы Роза кодалаган була, ә Фаязның ул бистәдә абыйсы Фатыйх гаиләсе белән яши. Бакчада Ләйсәнә төркеменә Фатыйхның улы Айрат йөргән була.
Иң кызыгы шул – Ләйсәнә Фаяз белән танышуына кадәр үк, йомышы төшеп, аларның өйләренә барган була. Берзаман ул йортка килен булып төшәсен күз алдына да китерми, әлбәттә. Ә менә Фаязның яшь, сөйкемле, тәрбияле кызны күргән абыйсы Галим шул чакта: “Син безнең Фаязга әйбәт пар булыр идең” – дип шаяртып әйтеп куя.
Тәүге күрешүләре 1991 елның октябрь ахырында була. Ләйсәнә апаның әйтүенчә, төз буй-сынлы чибәр егетне ул бер күрүдә үк ошата.
– Күзләре сөрмәле кебек тоела иде аның, – дип елмаеп искә ала ул.
Әлбәттә, эш тышкы кыяфәттә генә түгел. Абыйсы Фатыйхны яхшы яктан гына белгәнгә, Фаязның әйбәт, эшчән гаиләдән икәнлеген дә аңлап, кешелек сыйфатларын да ошата ул егетнең.
Шулай итеп, ике як та бер-берләренең күңеленә хуш килә. Икенче очрашулары берәр айдан гына булса да, йөрәктә бөреләнә башлаган хисләр җуелмый, ныгый гына бара.
Чираттагы очрашулары яңа 1992 елны каршы алу алдыннан була.
– Фаяз безгә Исергәпкә килде, ә монда өй тулы малай – абыйларның дуслары. Без клубка киттек. Бер мәлне югалды бу. Соңыннан белдем: мине урлап китәргә дип, дусты белән ат эзләп киткәннәр (машинасы ватылган чак иде). Эзли-эзли әллә кая барып җиткәннәр, таба алмаганнар, – дип сөйли Ләйсәнә апа.
Шулай да егет эшне озакка сузып йөрмәгән. 8 февраль көнне Исергәпкә кыз сорарга килгән. Әмма ул көн дә гади генә булмаган шул. Буран көн булгангадыр, ялгышып башка урамнан кереп китеп, озак вакыт авылны әйләнеп йөргән егет. Кирәкле йортны тапканчы, үзе дә, әтисе Камил абый да тәмам гаҗиз булып беткәннәр.
– Игътибар иткәнем бар, безнең Фаяз берәр эшкә тотынса ниндидер каршылык барлыкка килә, эше кирегә китә, әйтерсең лә, кемдер сынап карый аны. Шул сынауны уздырып җибәрсә, аннары барысы да әйбәт була, – ди Ләйсәнә апа.
Шундый бер сынау озакламый тагын була әле. 29 февральгә билгеләнгән туйга дип кайтканда, туганнарының әйберләр, күчтәнәчләр төялгән машинасы янып китә, бар нәрсә янып бетә.
Нигә туйны бу көнгә билгеләдегез, бүтән көн беткән мени, диючеләр дә булган яшь парга. Ләйсәнә исә көлеп: “Чык дигәндә бардым инде, ул кире уйлаганчы” дип кенә җавап биргән. Бу Ләйсәнә апага да, Фаяз абыйга да хас шаянлык, җор теллелек чагылышы гына инде. Югыйсә, Ләйсәнәгә туган Исергәбендә дә күз атып йөрүчеләр булган.
Шаянлык дигәннән, мишәр егете Фаязда ул туй көнендә дә күренгән. Еш кына егетләр туй көнне кәләш янына соңга калып килә, шул сәбәпле ничә кызның йөрәге янгандыр. Ә Фаяз исә... бер көтү халык белән туйга вакытыннан иртә килә! Кәләш киенеп тә өлгермәгән була әле!
Ул туйны, бала чагым булса да, хәтерлим әле мин. Шундый күңелле булып, ә кияү белән кәләш шундый матур һәм бәхетле булып истә калган. Мыеклы кияү егетенә үзем дә гашыйк була язган идем шикелле.
Быел Ләйсәнә һәм Фаяз Гарифуллиннар атлас туйларын билгеләп үтәчәк. Гаилә коруларына 24 ел тула. Берсеннән-берсе чибәр ике кызлары үсеп буй җитте. Кечкенәсе Алсу – әнисенә ошаса, Лилия – әтисе ягына тартым. Ләйсәнә апа белән Фаяз абый онык сөю бәхетенә дә ирештеләр – бәләкәч Ратмир дүрт яшен тутырды.
Менә шулай – тиң яр булып, максатлар куеп, аларга ирешеп, башкаларга үрнәк булырлык итеп яшиләр Гарифуллиннар. Күз тимәсен.
Ә инде быел өйләнергә йөргән, ләкин кәбисә елыннан куркыбрак торган парларга: “Бер дә шикләнмәгез, рәхәтләнеп кавышыгыз!” – диясе генә кала.